2022 елның 20 май аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 700 бала туу турында акт теркәлде. 18 май көнне Карамиев Рустам Наиль улы һәм Гульназ Гамиль кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Артур исеме кушылды.
Галиуллиннар гаиләсенең гаилә стажы уннарча еллар белән исәпләнә. Бүген алар үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Наил Галиәхмәт улы һәм Тәнзилә Ахунҗан кызы дус һәм тату гаиләдә гүзәл ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.
2022 нче елның 20 нче маенда Чистай ГХАТ бүлегендә 200 нче сабыйның тууы теркәлде.
Түбән Кама шәһәренең комплекслы музее 2012нче елдан бирле халыкара «Музейлар төне» акциясендә катнаша. Быел «Музейлар төне» үзенчәлекле булды һәм «Безнең адрес – Советлар Союзы» дигән исем белән узды.
Химиклар көне алдыннан шәһәребездә бик күп матур тантаналы чаралар уза. «Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлык җәмгыяте үзенең төп продукциясен чыгарудан башка яшь йөрәкләрне кавыштыруы белән дә данлыклы.
Бу көннәрдә «алтын» яки «бриллиант» юбилейларын билгеләп үтүче парлар да бәйрәмдә катнашты. Парларны күп санлы кунаклар - балалары һәм оныклары озатып йөрде. Тантаналы шартларда, искиткеч вакыйга уңаеннан, очрашуның төп геройларына Мэрның котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко Казан инновацион университетының юридик факультетының 2 нче курс укучылары белән «Гаилә һәм никах» темасына түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
Алтын балкып торган мөнәсәбәттә парлар чыннан да алтын характерга ия. Барлык кыенлыкларга карамастан, алар өзелмәделәр һәм төп сыйфатларын үзгәртмәделәр - ярату һәм сабыр булу сәләте. Еллар узгач, аларның характеры каты булып, асыл металлның яктылыгына иреште.
18 май көнне район мәдәният йортында Халыкара гаилә көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарага 50 һәм аннан да күбрәк яшәүче гаилә парлары чакырылган иде һәм «Нык гаилә» проектын тормышка ашыруга йомгак ясалды.
Бүген 2022 елның 17 маенда Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә Сидоровлар гаиләсендә 5-нче бала теркәлде. Гаиләдә 3 кыз бар инде – Полина, Кира, София һәм улы - Роман. 2022 елның 7 маенда Богдан исемле тагын бер малай дөньяга килә.