Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре якынлашып килүче Химиклар көненә багышлап яңа туган баланы бала тудыру йортыннан чыгару тантанасы уздырдылар

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Яшь химиклар Рәзил һәм Сабина Хөснуллиннар гаиләсендә куанычлы һәм дулкынландыргыч вакыйга – беренче балалары дөньяга килде. Алар улларына матур гарәп теленнән алынган Раян исеме куштылар.

Бүген якынлашып килүче Химиклар көненә багышлап Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре яңа туган баланы бала тудыру йортыннан чыгару тантанасы уздырдылар һәм Хөснуллиннар гаиләсенә балаларының беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырдылар.

Гаиләне уллары туу белән «Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлар җәмгыяте исесеменнән Олигомерлар һәм гликольләр җитештерү заводы профсоюз комитеты рәисе Михаил Геннадий улы Мешалкин тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International