Уку елы ахырына якынлашып килә, тиздән шәһәрнең барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгыраячак.
Бүген уку елын йомгаклаучы «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресенә Никахлашу сараена күрше 2нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары килде, укытучы ролен Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова үтәде. Ул балаларны уку елы тәмамлану белән котлады һәм аларга ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләренең нәрсә белән шөгыльләнгәне турында сөйләде. Өй эше бирелми торган һәм укытучы узе укучыларга сорау бирми торган, ә киресенчә укытучыга сораулар бирергә рөхсәт ителгән дәресне балалар бик ошаттылар.
Алар Гаилә турында мәкальләрнең ахырын эзләп уйнадылар, үзләренең гаиләләрендә булган гореф-гадәтләр турында сөйләделәр, нәкъ зурлар кебек киләчәк турында үз фикерләрен әйттеләр.
Дәрес азагында Гөлназ Илдус кызы балаларга гаиләләрен кадерләргә һәм хөрмәт итәргә киңәш итте, ата-аналарын яхшы билгеләр белән куандыруларын теләде.