2022 елның 6 маенда узган Нурлат гимназиясенең унынчы сыйныф укучылары гаилә нигезләре дәресен озак вакытларга исләрендә калдырачак. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки дәрес мәктәп партасы артында түгел, ә Никахлашу сараенда узды.
2022 нче елның 26 нчы маенда Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Макыл авыл җирлегендә Нуруллиннар гаиләсен Асадулла улы Хәлил һәм Фаттах кызы Гөлсинәне алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды.
«Милосердие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең күркәм традициясенә әверелде.
Май аенда өйләнешсәң, гомер буе үкенәчәксең дигән фикер яши халыкта. Шуңа күрә күп кенә яшь парлар никахны теркәү өчен май аен сайламый. Әмма Бөгелмә районы Кодаш авыл җирлегендә яшәүче Нигъмәтҗановлар – Самат Галимҗан улы һәм Роза Ивановна өчен 1972 елның 25 маенда теркәлгән никах бик бәхетле һәм озын гомерле була. Самат Галимҗан улы һәм Роза Ивановна инде ярты гасыр бергә.
Май аеның соңгы көннәре уку елының тәмамлануын билгели. Мәктәпләрдә «соңгы кыңгырау» яңгырый, тантаналы линейкалар уза. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Ислам кызы Сәгыйтова Түбән Кама шәһәренең 2нче мәктәбендә «соңгы кыңгырау» бәйрәмендә кунак булып катнашты.
25 май көнне Минзәлә шәһәренең «Ялкын» яшьләр үзәгендә 14 яше тулган район мәктәпләрендә белем алучы балаларга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды.
24 май көнне чыгарылыш сыйныф укучыларын - Бөгелмә шәһәренең 9 нчы гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау белән Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко котлады. Ул балаларга имтиханнарда уңышлар һәм үз-үзләренә ышаныч теләде.
Питрәчнең 5 нче номерлы «Бәләкәч» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында узган чара шулай дип аталды.
Яңа туган баланың бала тудыру йортыннан чыгуы гаилә өчен куанычлы җылы бәйрәм, ә инде сабый химиклар көне алдыннан «Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлар җәмгыятендә эшләүчеләр гаиләсенда туа икән – бу инде икеләтә бәйрәм.
Чистай районында яшәүче Татьяна Артемьева «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне аңа «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов Халыкара гаилә көненә багышланган тантаналы чарада тапшырды. Татьяна Александровна ире Александр Геннадьевич белән алты бала үстерәләр.