Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне Актаныш район үзәгендә пар балдаклар төшкән яшь парлар аллеясында кичке 17.30 сәгатьтә барлык район халкы катнашында утте. Бәйрәм тантанасын район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева алып барды.
Алтын юбилярларга — Биектау авылыннан Виль Сабир улы һәм Венера Заһидулла кызы Миндубаевларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» ФПП координаторы Г.Р. Нигъмәтуллина тапшырды.
2022 елның 5 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Алабуга муниципаль районында Закировларның иң яхшы гаиләләренең берсе – «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.
2022 елның 4 июлендә Стороженко Денис Васильевич һәм Наталья Николаевна гаиләсе көмеш туйларын билгеләп үтте.
4 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, "Ныклы гаилә" проекты кысаларында, район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Мансур һәм Сәрия Гыймадиевларны Тимер туйлары белән котлады.
6 ай эчендә 31 малай һәм 35кыз туган, шул исәптән 15 – беренчеләр, 22– икенче балалар, 21 – өченче, 8 – гаиләдә дүртенче бала туды. Ике пар игезәкләр дөньяга килде.
2022 елның 2 июлендә Алексеевск районының Чуваш Майнасы авылында чуваш халык бәйрәме «Уяв» уздырылды, шушы күркәм бәйрәмдә Никифоровлар Вячеслав Степанович һәм Людмила Павловна гаиләсенең алтын туйларын билгеләп уттеләр.
Бөгелмә районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 6 ай эчендә 358 сабый, шул исәптән өч игезәк бала туу теркәлде. Шуларның 173е малай һәм 185е кыз. Беренче балалар 127 гаиләдә, 135 гаиләдә икенче бала туа. Беренче тапкыр күпбалалы гаилә статусын 71 гаилә алды. Дүртенче, бишенче һәм алтынчы балалар 25 гаиләдә дөньяга килгән.
02.07.2002 елда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Никита һәм Виктория үзләренең никахларын теркәделәр.
2022 елның 6 ае эчендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 64 бала туу теркәлде. Шул ук вакытта 41 малай, 23 кыз бала туды. Үз балаларына ата-ана сайлаган уникаль исемнәр – Сәлих, Айзат, Ризат, Мия, Сәвдия, Элия. Иң популяр исемнәр- Алексей, Даниил, Арсений, Полина, София.