Зәй районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

2022 елның 7 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган 7 гаилә катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бирелде.

Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлау сүзләрен барлык гаиләләргә әйтеп үтте һәм Гилязевлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды. Бәйрәмдә мәдәният хезмәкәрләре тарафыннан матур җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International