2022 елның 07 июль көнендә Балтач районы Югары Субаш авылында гомер итүче Борис һәм Мәрәм Вафиннар гаиләсенә тантаналы рәвештә «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды.Район башлыгы Рамиль Нотфуллин Вафиннар гаиләсенә тазалык, бәхет, гаилә иминлеге теләп, истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Бәхетле Вафиннар гаиләсе районда үрнәк гаиләләрнең берсе, 60 елдан артык кулга-кул тотынып, гаилә учагын сүндермичә матур гомер кичерәләр. Намуслы хезмәтләре белән тормышларын бизәп, акыллы балалар үстерәләр. Үзләренең үрнәкләре белән гаилә – кеше тормышында иң зур кыйммәтләрнең берсе икәнен раслыйлар.