ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 22 мартында Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә яшәүче Николай Филипп улы һәм Зоя Андрей кызы Ивановлар, туйларының 60 еллыгын билгеләп үттеләр.

Балаларны котларга һәм аларга мөһим документ тапшырырга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге вәкилләре, әти-әниләре һәм якын туганнары килде.

Гумеровлар Рөстәм һәм Екатерина гаиләсендә шатлыклы вакыйга була игезәкләре улы Даян һәм кызы Севиль туа! Энесе һәм сеңлесе белән очрашырга олы кызы Алина да килә!


21
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда укытучы Гүзәл Сабанаева 26нчы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары өчен «Гаиләчелек» дәресе үткәрде.

Шекше төп мәктәбендә, ата-аналар җыелышы кысаларында, ЗАГС хезмәткәрләре әти-әниләр белән очрашты. Мондый очрашуларның төп максаты - ата-аналарда гаилә тормышына уңай һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм ЗАГС органнары эшчәнлеге белән танышу.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда МОУНЫҢ 10 сыйныф укучылары өчен экскурсия - лекция узды.

2023 елның 21март аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 400 бала туу турында акт теркәлде. 18 март көнне Сиразутдинов Ильнур Наиль улы һәм Назлыгөл Ильнур кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Арслан исеме кушылды.


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

Нәрсә ул бәхет? Бу сорауга җавапны без бүген Халыкара бәхет көненә багышланган «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресендә Түбән Кама шәһәренең 97нче «Күчтәнәч» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән бергә эзләдек.

Бүген Халыкара бәхет көне бәйрәм ителә, ә бәхет ул һәркем өчен үзенеке. Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган – бүген көн белән төн тигезләшә. Бәйрәмне уйлап табучылар моның белән һәр кешенең дә бәхеткә тигез хокукы булуын билгеләргә теләгәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International