Бүген 2023 елның 5 апрелендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ф.Р.Бәхтиярова «Ватан нәрсәдән башлана?» лекцияләр циклыннан «Гаилә кыйммәтләре. Әхлак» лекциясе белән Арча муниципаль районы Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады.
Сөйләшү гаилә, гаилә традицияләре, туганлык бәйләнешләрен ныгыту, үзара аңлашу турында барды. Лекция гаилә-һәр кешенең тормышында иң мөһим кыйммәт дигән нәтиҗә ясау белән тәмамланды.