2023 елның 3 аенда Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетыныңЗАГС бүлегендә 139 төрле гражданлык хәле акты теркәлгән. 602 башка юридик яктан әһәмиятле гамәл башкарылган.
Шул ук вакытта 31 туу турында акт теркәлгән. 14 малай һәм 17 кыз туган. Уникаль исемнәр: Всеволод, Клим, Али, Инсаф, Айша-Стефания, Мирослава, Сафина, Злата. 2023 елның I кварталында туган балаларның гомуми саныннан 13 бала (42%) – беренче, 5 бала (16%) – икенче, 8 бала (26%) – өченче, 5 бала (16%) – дүртенче һәм аннан да күбрәк.
2023 елның 3 аенда 74 үлем акты теркәлгән. Аларның 45 - е ир-атлар һәм 29-ы хатын-кызлар. 26 кеше гаилә корган, ягъни никахлашу турында 13 акт теркәлгән. Никахны теркәгән кешеләрнең 15е кабат никахка кергән (ирләр – 7, хатын – кызлар – 8), никах яше киметелгән (18 яшькә кадәр) бер пар теркәлгән. Хисап чорында никахны өзү турында 12 акт ясалган.