05 апрельдә ЗАГСның Бөгелмә бүлегендә 7 нче гимназиянең өлкән сыйныф укучылары өчен Гаилә белеме дәресе узды. Бөгелмә районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Элла Демченко балаларны демографик статистика белән таныштырды, гаиләнең һәм традицион гаилә кыйммәтләренең хәзерге җәмгыятьтә әһәмияте һәм аларның киләчәк буыннарны тәрбияләүдәге роле турында сөйләде.
Балалар сорауларны актив рәвештә тикшерделәр, кызыксындырган сораулар бирделәр. Йомгаклау өлешендә балалар ЗАГС бүлеге архивы , тантаналы теркәү залы белән таныштылар.