Бер дәресне ике укытучы төрле алымнар белән алып барганда «Гаиләчелек» дәресе бик кызыклы уза. Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараена Түбән Кама индустриаль техникумының беренче курс студентлары кунакка килде.
Дәресне хокук укытучысы Мария Павлова башлады. Ул яшьләр белән никахны рәсмиләштерүнең хокукый аспектлары, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары туранда сөйләште. Балалар сынатмадылар һәм предметны яхшы белүләрен күрсәттеләр, әңгәмәгә керергә дә оялып тормадылар.
Икенче педагог - психолог Миләүшә Хәйбрахманова студентларга практик биремнәр бирде. Ул укучыларны «Ивановлар» һәм «Смирновлар» дип аталган ике командага бүлде. Мондый «гаилә» атамалары чыннан да аларны берләштерделәр, командаларның рухын күтәрделәр. Укучылар барысы да интерактивларда теләп катнаштылар.