Март аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 7 сабый теркәлде

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Март аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 7 сабый теркәлде: 5-малай һәм 2 кыз. Шуларның 1 се гаиләдә беренче бала, 2 – икенче, 3 – өченче бала, 1 –алтынчы булып туган.

Әти-әниләр балаларына Адель, Амир, Данир, Роман, Тимур, Азалия һәм Сафия дигән матур исемнәр бирделәр. Иң яшь әтигә 29 яшь, иң яшь әнигә 26 яшь, иң өлкән анага 40, иң өлкән әтигә 46 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 8 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 23 яшь һәм иң яшь кияүгә 26 яшь, иң олы кияүгә 50 һәм кәләшкә – 51 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International