Бу көнне клубка авыл тормышында актив кайнап, фидакарь хезмәт итеп, авыл тарихына зур өлеш керткән асыл затлар – авылның йөзек кашлары – өлкән буын вәкилләре чакырылды. Алар авыр да, шул ук вакытта мактаулы да тормыш юлы узганнар. Күбесенең яшьлекләре Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Алар җиңүне якынайту өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәр, сугыштан соң илне аякка бастырганнар. Бу бәйрәм, бүген чал чәчле апа-абыйлар, әби-бабайлар көне.
Советлар Союзы герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Кузнецов Борис Кирилл улы (1925 елгы) Филатова Әлфия Солтан кызы (1937) белән законлы рәвештә никахларын теркәделәр. Алар инде 12 ел бергә. Үзләренең өлкән яшьтә булуларына карамастан алар куңелләре белән һаман яшь. Бер-берсенә карата булган җылы мөнэсәбәтләре, ихтирам хисләре безне бик сокландырды.. Безнең яшь парларга алар үрнәк булып тора. Алар үзләренең буш вакытларын бергә кызыклы да, файдалы да итеп уткәрә беләләр. Ә иң яраткан шөгыльләре аларның – балык тоту.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар һәм студентлар өчен экскурсия-лекцияләр уза. Алар балаларда гражданлык, патриотик хисләр тәрбиялиләр. 2014 елның 21 октябрь көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәре Л.Я.Хәбибуллина 82 нче кадет мәктәбе укучыларына экскурсия-лекция үткәрде.
2014 елның 20 октябрендә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге начальнигы район җитәкчесе В.С.Чершинцев авыл җирлекләре башлыклары белән үткәргән киңәшмәдә чыгыш ясады. Аның чыгышы гражданлык хәле актларын теркәү буенча документлар сакланышын тәэмин итү мәсьәләсенә багышланды. Бүлек начальнигы авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналары торышын анализлады һәм эшне яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен бирде. Ә В.С.Чершинцев үз чиратында утырышны йомгаклап, авыл җирлекләрендәге биналарда куркынычсызлык системасын көчәйтү буенча йөкләмәләр бирде.
Бала туу—кеше тормышындагы иң шатлыклы вакыйгаларның берсе. Ә Базарлы Матак авылында яшәүче Сергей һәм Анна Чумановлар гаиләсенә берьюлы ике сөенеч килде. Быел май аенда аларның игезеклере Максим белән Арина дөньяга аваз салды. Шулай итеп, Чумановлар дүрт балалы ишле гаиләгә әверелде дә куйды.
Конференциянең төп мактасы булып, мәктәпләрдә белем бирү программасына “Семьеведение” фәнен кертү һәм гаилә байлыгын саклау буенча фикер алышу иде. Конференциядә ТР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегенең баш белгече Л.А Шафикова да катнашты. Ул үзенең чыгышында, ГХАТ бүлеге ул – гаилә һәм гаилә институтын ныгыту үзәге булырга тиешлеген азсызыклап үтте.
Әтнә муниципаль районы Ташчишмә авылында яшәүче Ганиева Рауза Биктимировнага 20 октябрьдә 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының социаль эшләр буенча җитәкчесенең урынбасары, Өҗем авыл җирлеге вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Ганиева Раузаның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Хатип улы Рәис абый белән Гарифулла кызы Рәшидә апа гаиләсендә бар да булгандыр: шатлыгы да, кайгысы да, кыен булган вакытлар да аз булмагандыр, шулай да алар гаиләләрен нык саклап кала белгәннәр. Олы бәйрәмнәре белән котлап балалары һәм оныклары килгән иде. Юбилярлар килгән кунаклар һәм ГХАТ бүлеге белгече тарафыннан күп җылы һәм мактау сүзләре ишеттеләр. Шулай ук бу көннең истәлеге итеп “Алтын юбилярлар” почет кенәгәсенә имзаларын куйдылар һәм инде аларга язылышу турындагы юбилей таныклыгы да тапшырылды.