Бу көнне клубка авыл тормышында актив кайнап, фидакарь хезмәт итеп, авыл тарихына зур өлеш керткән асыл затлар – авылның йөзек кашлары – өлкән буын вәкилләре чакырылды. Алар авыр да, шул ук вакытта мактаулы да тормыш юлы узганнар. Күбесенең яшьлекләре Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Алар җиңүне якынайту өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәр, сугыштан соң илне аякка бастырганнар. Бу бәйрәм, бүген чал чәчле апа-абыйлар, әби-бабайлар көне.