Бала туу—кеше тормышындагы иң шатлыклы вакыйгаларның берсе. Ә Базарлы Матак авылында яшәүче Сергей һәм Анна Чумановлар гаиләсенә берьюлы ике сөенеч килде. Быел май аенда аларның игезеклере Максим белән Арина дөньяга аваз салды. Шулай итеп, Чумановлар дүрт балалы ишле гаиләгә әверелде дә куйды.
Игезәкләр – табигатьнең бер могҗизасы. Бу гаять сирәк күренеш тә. Бездә ел саен бер гаиләдә пар балалар дөньяга килә.Күпләргә елмаймый бу бәхет, диләр.
Аннан соң, игезәкләр туу бары нәсел буенча күчүче үзенчәлек, диләр бит әле.
Чумановларга килгәндә, Сергейның да Аннаның да нәсел – ыруында бар икән андый хәл. Сергей әйтүенчә, ул гел игезәк балалар турында хыялланган.
Игезәк балалар туу –район өчен дә тансык һәм шатлыклы вакыйга. Бу көнне ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина чын күңелдән котлап һәр бер балага матур-матур уенчыклар, урын җир әйберләре бүләк итте, күркәм теләкләрен җиткерде.