Әлбәттә, тантанада күпсанлы почетлы кунаклар: Лениногорск районы башлыгы урынбасары Н.Шалдаева да чыгыш ясады, шулай ук авыл халкы һәм мәктәп балалары да катнашты. Мемориаль комплекс үзәгендә Советлар Союзы герое Гыйлми Баһаутдиновның исеме калкып тора. Мемориаль ташларда барлык сугышта катнашканнарның исеме уеп язылган. Монда 400 кеше – сугыш кырында ятып калганнар исеме һәм 88 кеше – өйләренә җиңү алып кайту бәхетенә ирешкәннәрнең исеме. Һәйкәлнең куелуы - Бөек җинүгә 70 ел тулу уңаена иң зур бүләк. Истәлекне ихтирам итеп минутлык тынлык һәм һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куелды.