Әлеге күркәм юбилее белән аны Актаныш муниципаль районы Башлыгы Ф.Камаев котлады.Үзенең бүләкләрен тапшырды. Шулай ук юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.Путинның хәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Миннехановның рәхмәт хатын юллады. Сабира апа данлыклы, мәртәбәле гомер юлы үткән . 1 ул, 1 кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә дә ул сугышта хәбәрсез югалган тормыш иптәшен көтеп яши.
Мөхәмәтҗанов Рәсим һәм Александра Потяка гаиләсендә матур бәйрәм – кыз бала дөньяга килде. Аңа Айсель исеме куштылар.
Яңа Кәкерле авылында гомер итеп, хәзерге вакытта Иске Чүпрәледә, балалары тәрбиясендә яшәүче, Мәсуфа әби Җаббаровага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Аның 6 баласы, 12 оныгы, 12 оныкчыгы бар.
2014 нче елның 23 октябрендә авыл җирлеге секретарьләре белән 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә АИС ЗАГС программасының яңа версиясе буенча уку үткәрелде. Яңа версияне Айдар Гиниятуллин аңлатты һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
2014 елның 23нче ноябрендә Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 7 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Дарья Андрей кызы Кротова – Андрей һәм Ирина Кротовлар гаиләсендә туган икенче кыз бала.
2014 елның 23 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда “Стресска каршы тору” темасына тренинг узды. Анда төрле конфликтлы ситуацияләр каралды, аларны чишү юллары эзләде. Мондый очрашулар ГХАТ хезмәткәрләре өчен соңгысы булмас дип ышанабыз.
2014 елның 22 - 31 нче октябрь аралыгында Казан (Идел буе) федераль университет җирлегендә дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү буенча федераль вәкаләтләрнең тиешле сыйфатта башкарылуын тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы ГХАТ органы хезмәткәрләрен «Гражданлык хәле актларын теркәү: закон нигезләре, хәзерге тенденцияләр һәм көнүзәк проблемалар» программасы буенча укыту оештырыла.
2014 елның август аенда районыбызның үрнәк гаиләләре бер сәхнәгә җыелып, үзләренең мәхәббәт тарихын, бәхетле гаилә серләрен башкаларга да бәян итте.Алар арасында Оркыя һәм Роберт Мөхәмәтҗановлар гаиләсе дә булырга тиеш иде. Ләкин, Оркыя апа авырып китү сәбәпле, катнаша алмый калдылар. Һәм менә, Оркыя апа тернәкләнгәч, Яңасала авыл җирлеге җитәкчесе Сафин Айрат Илгизович, Роберт абый белән Оркыя апага район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләкне өйләренә барып тапшырып кайтты.
21 октябрь көнне Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе авыл җирлеге сәркатипләре белән җыелыш үткәрде.