2014 елның 22 - 31 нче октябрь аралыгында Казан (Идел буе) федераль университет җирлегендә дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү буенча федераль вәкаләтләрнең тиешле сыйфатта башкарылуын тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы ГХАТ органы хезмәткәрләрен «Гражданлык хәле актларын теркәү: закон нигезләре, хәзерге тенденцияләр һәм көнүзәк проблемалар» программасы буенча укыту оештырыла.
Программма дәресләре 72 сәгатькә исәпләнгән, федераль һәм республика законнарындагы соңгы үзгәрешләрне күздә тота, һәм гражданнар, граждан-процессуаль, гаилә законнары буенча белемнәрне яңартуга һәм системалаштыруга, идарә итү психологиясе сорауларын, рәсми язышу алып бару кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлгән.
Практикалаучы юристлар, галимнәр, башкарма хакимиятнең федераль органнары территориаль органнары белгечләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ идарәсе федераль һәм республика законнарын куллану өлкәсендә килеп чыккан бәхәсле сорауларны чишү тәҗрибәсе булган хезмәткәрләре дәресләрне алып баруга җәлеп ителде.