2014 елның 27 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ТР дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Г.Магдеев кулыннан 13 чаллылы: Н.Борознова, Г.Фирсова, Ф.Әхмәдуллин, С.Субботин, С.Зайцева, Н.Саттарова, Л.Шәрипова, Х.Шәфигуллин, Ч.Садыкова, И.Лотфуллина, В.Фомина, Ә.Вәлиәхмәтова, Г.Әхмәтҗанов бүләк алдылар.
2014 елның 27 октябрь көнендә Лаеш техникумы базасында АИС ЗАГС WEB программасы буенча өйрәтүче семинары булып узды. Семинарны ЦЕНТР компаниясенең әйдәп баручы белгече Айдар Гиниятуллин алып барды. Семинарда ЗАГС хезмәткәрләре hәм җирле үзидарә сәркәтипләре катнашты.
Сания апа Сибгатуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тормышындагы шундый мөһим көн белән аны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2014 елның 24 октябрендә 4 меңенче пар үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Бу бәхетле пар – Марина Прощаева һәм Рушан Вәлиев.
Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Болъшакова 9 әнигә сертификатлар тапшырды һәм дөрес итеп файдалануларын теләде. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова барлык әниләрне сабыйлары тууы белән котлады һәм шулай ук Тәтеш шәһәрендә яшәүче Михаилу Лабутинны беренче улы Виктор туу белән котлап туу турындагы таныклык тапшырды.
Арча районы Утар Аты авылында яшәүче Зәйтүнә апа Исмәгыйлевага туксан яшь тулды. Бу уңайдан аны котлаулар күп булды. Беренче көнне Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов белән социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев, Утар Аты төп мәктәбе укытучылары килсә, икенче көнне балалары, онык һәм оныкчыклары, хезмәттәшләре, авылдашлары һәм бу гаиләне хөрмәт иткән кешеләр җыйналды.
Ел саен беренче кар яугач, Никифорово авыл җирлеге җитәкчеләре авыл халкы өчен бик күңелле «Чәчәк бәйрәме» үткәрә. Бәйрәмдә яз көне игълан ителгән йорт тирәсен чәчәк белән бизәү конкурсына йомгак ясала. Бәйгенең төп максаты - матурлыкка, хезмәткә, табигатькә карата мәхәббәт уяту. Көз ахырында сәркәтип Әлфирә Сәлимова җитәкләгән комиссия тарафыннан җирлекнең иң яхшы чәчәк үстерүчесе билгеләнә.
2014 елның 15 һәм 23 октябрендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә октябрь аенда үзләренең алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче 28 парны котлау булып узды. Бу вакыйга уңаеннан юбилярларга Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырылды.