2014 елның 15 һәм 23 октябрендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә октябрь аенда үзләренең алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче 28 парны котлау булып узды. Бу вакыйга уңаеннан юбилярларга Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Гаилә - кеше тормышында мәхәббәт һәм ихтирам чыганагы булып тора. Алтын һәм бриллиант туйга мәхәббәтнең, тугрылыкның, сабырлыкнын чын мәгънәсенә төшенгән парлар гына килә.
Һәрбер парның тормышында зур хезмәт юлы – укытучылар һәм тегүчеләр, шоферлар һәм тезүчеләр.Бу көнне юбилярлар үзләренең балаларыннан, оныкларыннан, дусларыннан матур теләкләр, котлаулар кабул иттеләр.
Владимир Иванович и Лидия Алексеевна Макеевлар үзләренең ГХАТ бүлегенә язылышырга гариза бирүләрен искә алдылар. Берсе атка атланып, берсе велосипед белән алар Ярославль өлкәсе Родионовский авыл саветына килгәннәр. 50 ел бергә яшәү дәверендә бер-берсен сайлауларына алар үкенмәгәннәр. Гаилә нык булсын өчен бер кайчан дә көнләшмәскә, гайбәткә ышанмаска, гаилә традицияләрен сакларга кирәк дип саный алар.
Озын гаилә тормышы дәверендә юбилярлар бер-берсенә ихтирамны,мәхәббәтне саклап кала алганнар.Аларның бәхетле тормышы – үсеп килүче буын өчен үрнәк мисал.