Авыл җирлеге сәркәтибе эше күпкырлылыгы белән аерыла

2014 елның 24 октябре, җомга

Ел саен беренче кар яугач, Никифорово авыл җирлеге җитәкчеләре   авыл халкы өчен  бик күңелле  «Чәчәк  бәйрәме»  үткәрә. Бәйрәмдә яз көне игълан ителгән йорт тирәсен чәчәк белән бизәү конкурсына йомгак ясала.   Бәйгенең төп максаты - матурлыкка, хезмәткә, табигатькә  карата  мәхәббәт уяту. Көз ахырында сәркәтип Әлфирә Сәлимова җитәкләгән комиссия тарафыннан җирлекнең иң яхшы чәчәк үстерүчесе билгеләнә.

Әйтергә кирәк, Алфира ханым да үз клумбасын йөрәге кушуы буенча – йөрәк формасында эшләгән. Ул халкыма булган мәхәббәтне тасвирлый – ди Әлфирә ханым. Халкыбызның безнең эшебездән кәнагәть булуы безнең өчен зур бәя, ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International