Ветеранны котлау

2014 елның 25 октябре, шимбә

Фәррах Галәтдин улы 1923 елнын 25 нче октябрендэ  Миннебай авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлау белән ул колхозда эшләгән. 1943 елда фронтка җибәрелеп, Совет Армиясендә  туган җирне яклап, 1948 елда туып үскән авылына кайткач, умарталыкка эшкә керә. 1953 елда Әлмәт шәһәренә күчеп, УТТ-1 идарәсенә эшкә урнаша һәм машина йөртүче булып, пенсия яшенә хәтле шунда эшли. Тормыш иптәше белән алар 4 бала, 8 онык һәм 3 оныкчык үстерәләр.Фәррах абый «Жуков» исемендәге медаль һәм башка бүләкләр белән тәбрикләнә.

Фәррах Галәтдин улынын кызы Миннибаева Сания Фәррах кызы 1997-2005 елларда ГХАТ идарәсе бүлегенең җитәкчесе булып эшли.

Бөек Ватан сугышы ветераны Исмагилов Фәррах Галәтдин улын туган көне белән котларга Әлмәт муниципаль районы җитәкчеләре килде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Котлауларга шулай ук УТТ-1 җитәкчеләре, туганнары һәм балалары да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International