ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Элек туйдан соң яшь парларлар агач утыртканнар. Бу традиция Яңа Чишмә районында 2011 нче елда тормышка ашты. Законлы язылышканнан соң яшь парлар “Яшьләр аллеясе”ндә агач утырталар.
Киңәшмәдә Кайбыч районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Р.З. Гайнуллина 2014 елның  10 ае нәтиҗәләре һәм 2014 елның ахырына кадәрлеэш планы , бурычлар белән таныштырды.
Арча районында тәүге тапкыр паспорт алучы 14 яшьлек яшүсмерләргә тантаналы шартларда гүзәл мизгелләре белән гомерлеккә истә калырлык итеп паспорт тапшыру традициягә кергәннән башлап әллә ничаклы яшьләр шушындый тантаналарның бәхетле сәбәпчеләре булу бәхетенә иреште. 30 октябрьдә узган тантанада да районыбызның 16 яшь егет–кызы паспорт алды. Россиянең лаеклы гражданины булуыңны раслаучы документка ия булу һәм изге теләкләрне кабул итеп алу мизгелләренен истәлеге аларның күңелендә озак сакланачак.

Лаеш районы Столбище авылы  җирлегендә яшәүче Панкова Екатерина Васильевна  үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул хезмәт ветераны, тыл хезмәткәре hәм күп кенә медалләр белән бүләкләнгән. Екаерина Васильевна  бердәнбер кыз тәрбияләп үстерде. Аның 3 оныгы, 6 оныкчыгы,1 оныгының оныгы бар.


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

 Бриллиант юбилярларны  Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Канафин Радик Касыйм улы котлады.

Иван Иванович һәм Лидия Васильевна Сидровлар бөтен гомерләрен районга багышладылар: авыл хуҗалыгында һәм мәгарифтә. Уллары Александр һәм Юрий әти-әниләре белән горурлана алалар. Бүләкләрнең иге-чиге юк, әмма иң кадерле бүләк- балаларының һәм оныкларының мәхәббәте, авылдашларының аларга карата хөрмәте.

Шушы көннәрдә Мамадыш районы Шадчи авылында гомер итүче Маһиямал Вәлиуллина үзенең 100 яшен каршы алды. Юбилярны беренчеләрдән булып җирлек башлыгы Елизавета Капитова тәбрикләде.

Туй көне һәрберебезнең куңелендә иң истәлекле вакыйгаларның берсе булып торадыр, мөгаен. Ләкин туй ул күңелле бәйрәм генә түгел, ә бик җаваплы һәм бурычлы, кайгы-шатлыклы, онытылмас мизгелләр белән тулы тормышның яна чоры да. Ул көнне, әлбәттә, яшьләр үзләренең туйларын үзенчәлекле итеп күрәсе килә. Менә Пестеровлар Павел Александр улы һәм Лилия Марат кызының никахлашу  көннәре  креатив, “гангстер” стилендә  үткәрелде.

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
          Агымдагы елның 28 октябренда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Минем туган төбәгем” Бөтенрәсәй проекты кысаларында үткәрелгән муниципаль бәйгеләрнең нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчеләрне котлау тантанасы булып узды. 
2014 нче елның 28 нче октяберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм 28 авыл җирлеге сәркәтипләре өчен 2 нче номерлы шәһәр мәктәбе бинасында уку үткәрелде. АИС ЗАГС программасының яңа версиясендә эшләргә өйрәнү нигезләрен  “Центр” компаниясе вәкиле Тимур Вәлиев аңлатты.

27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

   2014 елның 27 октябрендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа муниципаль район башкарма комитетының  ГХАТ бүлеге җитәкчесе  Г.М. Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г.Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен  аңлатты. Шулай ук тантанада Буа шәһәренең ЗАО “Автоградбанк”ның 31 операцион офисының җитәкчесе Р.Р.Мифтахов катнашты һәм истәлеккә бүләкләре тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International