100 яшьлек юбиляр

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Лаеш районы Столбище авылы  җирлегендә яшәүче Панкова Екатерина Васильевна  үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул хезмәт ветераны, тыл хезмәткәре hәм күп кенә медалләр белән бүләкләнгән. Екаерина Васильевна  бердәнбер кыз тәрбияләп үстерде. Аның 3 оныгы, 6 оныкчыгы,1 оныгының оныгы бар.

          Екатерина Васильевнаны  олы юбилее белән котларга Лаеш муниципаль районы башкарма комитетының беренче урынбасары Карсалов А.Г. hәм Столбище авылы җирлеге башлыгы Михеев В.В. килделәр. Екатерина Васильевнага чәчәк букетлары hәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International