Түбән Камада «Минем туган төбәгем» Бөтенрәсәй проекты кысаларында узган бәйгеләрнең нәтиҗәләрен игълан иттеләр

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

          Агымдагы елның 28 октябренда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Минем туган төбәгем” Бөтенрәсәй проекты кысаларында үткәрелгән муниципаль бәйгеләрнең нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчеләрне котлау тантанасы булып узды.  “Нәсел агачы” бәйгесендә, “Минем туган төбәгем” фотоконкурсында, “Хикәя, шигырь, эссе” язуда көч сынашкан балаларның беренче урын яулаганнарына диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучылар бүләкләү тантанасына әти-әниләре һәм укытучылары белән килгән иде. Малай һәм кызларны котлап, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина аларга яңа үрләр яулауда уңышлар теләде, һәм алга таба да төрле бәйгеләрдә катнашу кирәклеген искәртте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International