Сания Хәнәфия кызы Сибгатуллинаның көндәлегендә борынгы рим фәлсәфәчесе Марк Аврелийның: “Башкарган һәр эшең картлык көнеңдә горурланып искә алырлык булсын”, – дигән сүзләре язып куелган. Һәм ул гомере буена нәкъ менә шул девиз буенча яшәргә тырышкан

2014 елның 26 октябре, якшәмбе

Сания апа Сибгатуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тормышындагы шундый мөһим көн белән аны  Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады.

Сания Хәнәфия кызы Чүпрәле районының  Кече Чынлы дигән зур авылында туып үскән. Яшьлек еллары да, хезмәт чоры даФаик белән Сания 1948 елда  гаилә коралар. Алар биш балага: Гөлсинә, Гелнур, Әлфия, Илгиз, Илдуска  гомер бүләк итәләр. Ни кызганыч, уллары Илдус  бер яшьлек чагында каты авырудан үлеп китә.

Сания Хәнәфия кызының 5 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Ул үзен әйбәт хис итә, урамга да чыгып йөри, өй эшләрендә дә булыша, оныкчыклары белән аралашырга ярата, бергәләп хәтта физкультура белән дә шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International