Бәхетле гаилә

2014 елның 21 октябре, сишәмбе

2014 елның  август аенда  районыбызның үрнәк гаиләләре бер сәхнәгә җыелып, үзләренең мәхәббәт тарихын, бәхетле гаилә серләрен башкаларга да бәян итте.Алар арасында Оркыя һәм Роберт Мөхәмәтҗановлар гаиләсе дә булырга тиеш иде.  Ләкин, Оркыя апа авырып китү сәбәпле, катнаша алмый калдылар. Һәм менә, Оркыя апа тернәкләнгәч, Яңасала авыл җирлеге җитәкчесе Сафин Айрат Илгизович, Роберт абый белән Оркыя апага район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләкне өйләренә барып тапшырып кайтты.

Яңасала авылында яшәүче Оркыя апа белән Роберт абый  Мөхәмәтҗановларның бергә гомер итүләренә – 45 ел.  Гаилә башлыгы Роберт абый күп еллар машина йөртүче булып эшли, Оркыя апа исә  Яңасала җирле үзидарәсе рәисе вазифаларын башкара. Бүгенге көндә икесе дә лаеклы ялда. Ир белән хатын бер–берсен хөрмәт итеп, яратып, кадерләп гомер итә, үзләренең тату гаилә үрнәгендә балаларын, оныкларын, тирә–юньдәге яшь буынны тәрбияли.

- Сез озак еллар бер-берегезгә таяныч, яшьләргә үрнәк булып гомер итәсез. Шулай матур, тигез гомер итергә язсын. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә, - диде җитәкче бәхетле гаиләгә  Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International