Украинада барган вакыйгаларның кайтавазы Мамадыш районы авылларында да кайтып җитте. Мамадыш районы Тау иле җирлегендә гомер итүчеләр Украинадан кайткан качакларны бик җылы кабул иттеләр. Наталья Игнатьевна Кульгузкина 84 яшендә туган шәһәре Луганскидан качып Татарстан җирләрендә сыеныр урын табыр дип уйламаган да булгандыр. Аңа ияреп ире Виталий белән оныгы Ольга, оныкчыгы Лера да ияреп кайткан. Яшьләр бүгенге көндә Мамадыш шәһәрендә яшиләр, эшлиләр, Лера җирле 4-нче мәктәптә укый. Наталья Игнатьевна үзе исә Василий һәм Татьяна Демидовлар гаиләсенә сыенган.
Шушы көннәрдә Тау Иле авыл җирлеге сәркәтибе Наталья Валынова “яңа” авылдашында кунакта булды, күчтәнәчләр калдырды. Кунаклар арасында җирле китапханә һәм клуб җитәкчеләре М.Д. Калмыкова, Л. Ф. Иванова да бар иде. Алар район вакыйгалары, җирле “Нократ” газетасы белән таныштырдылар. Наталья карчык үзенең тормышын, көнкүрешен сөйләде.