Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар һәм студентлар өчен экскурсия-лекцияләр уза. Алар балаларда гражданлык, патриотик хисләр тәрбиялиләр. 2014 елның 21 октябрь көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәре Л.Я.Хәбибуллина 82 нче кадет мәктәбе укучыларына экскурсия-лекция үткәрде.
Укучылар Тантаналар сарае бинасы буенча уздылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында ишеттеләр, ГХАТ идарәсе эшчәнлеге турында белешмәләр алдылар.