Советлар Союзы герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Кузнецов Борис Кирилл улы (1925 елгы) Филатова Әлфия Солтан кызы (1937) белән законлы рәвештә никахларын теркәделәр. Алар инде 12 ел бергә. Үзләренең өлкән яшьтә булуларына карамастан алар куңелләре белән һаман яшь. Бер-берсенә карата булган җылы мөнэсәбәтләре, ихтирам хисләре безне бик сокландырды.. Безнең яшь парларга алар үрнәк булып тора. Алар үзләренең буш вакытларын бергә кызыклы да, файдалы да итеп уткәрә беләләр. Ә иң яраткан шөгыльләре аларның – балык тоту.
Киләчәктә дә шушы ихтирамны югалтмыйча тигез картлыкта бергә-бергә яшәргә язсын аларга! Без аларны чын куңелдән законлы никахлары белән котлыйбыз!