Нәкъ 50 ел элек, 1973 елның 15 апрелендә Фәүәт Мәгафүр улы белән Сания Исмәил кызының никахы теркәлә.
Юбилярларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов котлады.
7 апрель көнне Илдус һәм Эльмира Гилязовлар гаиләсендә, өч кыздан соң дүртенче бала булып, малай дөньяга килә. Авырлыгы 3900 граммлы сабыйга Юныс исеме бирелә. 12 енче апрель көнне Теләче районы ГХАТ секторы җитәкчесе гаиләне котлап таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Яңа туган балаларны чыгару залының кунакчыл ишекләре Тукай муниципаль районы ата-аналары өчен ачылды. Тукай районы ГХАТ бүлеге гаиләдә өченче баланы теркәү тантанасын оештырды.
Атна саен Нурлат ГХАТ идарәсендә, пәнҗешәмбе көнне истәлекле бүләк тапшыру тантанасы уза.
13 апрель көнне Тәтеш районының Урюм авылында яшәүче Александр һәм Гөлнара гаиләсендә кызлары Кира туды – бу аларның гаиләсендә өченче бала һәм өлкән кызлары кечкенә сеңелесе белән очрашуга әзерләнәләр.
Чын мәхәббәт, ул алтын кебек: беркайчан да сүнми һәм еллар узу белән кыйммәтрәк була. Туйның алтын юбилее, бергә яшәүнең илле еллыгы-гаилә тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе! 13.04.2023 Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Назим Сабир улы һәм Мөслимә Хасиятулла кызы Таһировлар «алтын» юбилейларына багышланган тантаналы чара узды.
Әлеге уңайдан сектор җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатип кызы кунакларны ГХАТ секторы эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук районыбыз яшь гражданнарына беренче шәхес билгеләү таныклыгын паспортлар тапшырылды.
Саба ЗАГС бүлеге 1 марттан ике проект башлап җибәргән иде. Проект кысаларында «ЗАГС хезмәткәре образы» һәм «ЗАГСта теркәлү залы дизайны» темаларына иҗади эшләр бәйгесе үтте. 13 апрельдә әлеге бәйге җиңүчеләрен тәбрикләү уздырылды, грамота, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу билге артында бөтен Россия буенча дистәләгән мең километр юллар, йөзләгән яңа мәктәпләр, мәдәният йортлары, меңләгән заманча поликлиникалар һәм яслесе булган балалар бакчалары, яшь галимнәр өчен югары технологияле лабораторияләр, интернет, калдыкларны сортларга аеру өчен инфраструктура, төзекләндерелгән парклар, скверлар, ишегаллары һәм яр буйлары, шулай ук үз бизнесларын үстерүче 1,3 миллионнан артык эшмәкәр бар.
Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 12 апрель көнне Умяровлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр. Таир Вәлиулла улы һәм Наилә Исмәгыйль кызы оч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер алар 12 оныкның уңышларына шатланып яшиләр.