Зәй районнында «Сер түгел» дигән темага түгәрәк өстәл узды

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Татар гимназиясендә 2023 елның 27 апрель көнне 9 сыйныф укучылары өчен «Сер түгел» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Әңгәмә өчен тәкъдим ителгән темалар – гаилә темасын яктырткан закон нормалары, гаиләдә ир һәм хатынның бер-беренә карата җаваплылыгы, никах теркәү тәртибе, гаиләдә конфликтларны булдырмау, узара җылы мөнәсәбәтләрне озак еллар саклап калу серләре.

Яшьүсмерләргә материал рольле уеннар аша тәкъдим ителде, эчтәлекле брошюралар һәм буклетлар өләшелде. Чара ГХАТ бүлегенең баш белгече Гөлнар Гизатуллина әзерләде һәм үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International