2023 елның 26 апрелендә Нурлат районының Никахлашу сараенда «Минем гаиләм-минем байлыгым» дип исемләнгән республика рәсем конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста Нурлат районының мәгариф оешмаларында 7-18 яшьлек балалар катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге яшь төркемнәре буенча җиңүчеләр ачыкланды: кече төркем 7-10 яшь, урта төркем 11-14 яшь, зурлар төркеме 15-18 яшь. Беренче урыннарны алган призерларның эшләре Казан шәһәрендә узачак конкурсның республика этабына юнәлдереләчәк.