Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә ГХАТ идарәсе белгечләре 7 нче номерлы балалар бакчасына бардылар һәм 7нчы төркем балалары белән бергә аның әкиятләре буенча тылсымлы сәяхәт иттеләр.
Габдулла Тукай үзенең балалар әсәрләре белән киң танылган. Яшь буынны үстерү һәм тәрбияләү чарасы буларак аның иҗаты балалар әдәбиятында аерым роль уйный.
Бүгенге очрашу күрсәткәнчә, сабыйлар Тукай әкиятләренең күп кенә персонажларын беләләр һәм алар үрнәгендә үз кече ватаннарын яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәнәләр.