Республика күләм рәсемнәр бәйгесе нәтиҗәләре

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

25 апрельдә «Минем гаиләм – минем байлыгым» диелгән Республика рәсем бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Конкурста Түбән Кама муниципаль районының 25 мәгариф учреждениесеннән 118 иҗат эше тәкъдим ителде. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова жюри әгъзәсе буларак катнашты.

Барлык катнашучылар арасыннан 4 җиңүче билгеләнде, аларның эшләре безнең район данын финал бәйгедә Республика дәрәҗәсендә яклаячак. Катнашучыларга җиңү телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International