Хөрмәтле ватандашлар!
26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне һәм татар халык шагыйре, публицисты һәм мәгърифәтчесе Габдулла Тукайның 137 еллыгы билгеләп үтелә. Ул үзенең әсәрләрендә татар телен яратып һәм хөрмәт белән данлаган: «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы…».
Татарстан - күпмилләтле республика, биредә 170тән артык милләт вәкилләре яши. Аларның мәдәни үзенчәлеген саклау, күптеллелек гармониясен тәэмин итү - гражданнар тынычлыгы һәм иҗтимагый килешү нигезе.
Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, һәркемнең максаты бер генә: чәчәк аткан илдә яшәү һәм эшләү, балаларны үстерү, оныкларны тәрбияләү, якыннарны сәламәт һәм бәхетле итеп күрү.
Туган телегезне яратыгыз һәм кадерләгез, аның яңгырашына сокланыгыз, үзегезне халкыгызның бер өлеше итеп хис итегез. Сезгә тынычлык һәм иминлек телим!
Идарә башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина