Күкрәккә беркетелгән Георгий тасмасы, Җиңү символы буларак, елдан-ел Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы турында искә төшерә. Георгий тасмасының төсе һәркемгә яхшы билгеле.Тасмалар – кара һәм кызгылт төсләре – «төтен һәм Ялкын» дигәнне аңлата.
Акция кысаларында Җиңү көненә кадәр ике атна дәвамында Никахлашу сарае кунакларына хәтер һәм хәрби дан символы буларак Георгий тасмасы тапшырылачак.