ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бу танатаналы бәйрәм көнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегенә гаилә тормышының бриллиант юбилярлары Алексей Иван улы белән Анастасия Алексей кызы Минеевлар чакырылды. Алар мактау китабына кул куйдылар, аларны котларга, туганнары белән бер рәттән, район авыл хаҗалыгы идарәсе консультанты А.М.Козин һәм Войкино авыл җирлеге җитәкчесе Л.П.Деляева килделәр.

9
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе

 

Октябрь азагында ТР Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 1000 бала теркәлде. Бу бәхетле балага әти-әнисе Кирилл дип исем бирделәр. Бу матур исем ике төрле аңлатма йөртә – берсе “кояш”, ә икенчесе “боеручы”. ЗАГС эшчеләре бергәләп яңа туган баланың әти-әнисен котладылар, туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.


8
ноябрь, 2014 ел
шимбә

Тәбәрле авылы китапханәсендә  Раиф Фатхелбаян улы Мардановның  «Татар китабы» дип аталган   иҗади-фәнни хезмәтләренең  презентациясе узды. Кичәдә  Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы М.М.Харасов Раиф Фатхелбаян улына авыл халкы исеменнән  зур рәхмәтләрен җиткезде  һәм бүләкләр тапшырды.

2014 елның 8 ноябрь көнне Минзәлә районы Хуҗәмәт авыл җирлегендә “алтын” юбилярларны котлау тантанасы утте. Зарипов Хәлил Шаех улы белән Зарипова Рая Имам кызына бүләкләр ,  истәлекле медаль,  почетлы акт тапшырылды. Бүләкләнгән пар гаилә бәхетләре, ярату һәм хөрмәт итә белү серләре белән уртаклаштылар.

2014 нче елның 8 нче ноябренда Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Л.Тартмина һәм Кызыл Чишмә авыл җирлеге башлыгы И.Зәйнетдинов Дмитрий Лебедевны 95 яшьлек юбилее белән котлап, аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.

7
ноябрь, 2014 ел
җомга

Тәбәрле урта мәктәбе  укучылары  «Сөмбелә-2014»  бәйрәмен   уздырдылар.

Бәйрәм  бик күңелле узды. Алар  үзләре үстергән яшелчәҗимешләрдән күргәзмәләр  ясап  куйганар.   «Шалкан» әкиятен  театральләштереп  күрсәттеләр. Кичә  җыр, бию  белән бергә алып барылды. Кичәдән  авыл халкы  ял итеп  кайтты.

Паспорт бүлеге җитәкчесе Елена Рафаэль кызы Шадрина паспорт тапшырды, ЗАГС җитәкчесе Лилия Саимовна яшь гражданнарны флеш-карталар белән бүләкләде. Яшьләр үзәге җитәкчесе яшьләрне котлап һәр кеше өчен дә мөһим булган паспорт документ тышлыгы тапшырды.

5 ноябрьдә Алабуга ЗАГС бүлегендә барлык ЗАГС специалистлары һәм шул исәптән авыл җирлегендә гражданлык  хәле актларын теркәүчеләр белән җыелыш уздырылды. Бу җыелышта свидетельство бланкларын саклау турында сораулар каралды. Авыл җирлегендә эшләүче специалистлар республикада урлашулар турында  ТР КМ ЗАГС идарәсе җибәргән хатлар белән танышты.


6
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 5 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яшүсмерләрне социаль тернәкләндерү үзәге «Асылташ» балалары өчен экскурсия-лекция үткәрелде.

Зөфәр Нурми улы һәм Дилфрүз Зәки кызы Җәләлиевлар Зеленодол шәһәре пердприятияләрендә 40 елдан артык эшләп хезмәт ветераны исеменә лаек булдылар. Аларның кызлары, Нурия Зөфәр кызы, сөйләве буенча 60 ел бергә тормыш итеп, үзләрен тату, бер-берсенә ихтирамлы, үрнәк гаилә буларак күрсәттеләр. Шушы күркәм гаилә үрнәгендә Җәләлиевларның ике оныклары һәм ике оныкчыклары үсеп килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International