ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бертөркем кунаклар иң элек Бөрбаш урта мәктәбендә ачык дәресләр карадылар, “Милли бизәкләр” дигән күргәзмә белән таныштылар, ә аннары мәдәният йортында узган  Балтач мәдәният үзәге хезмәткәрләре, район сәнгать мәктәбе һәм Бөрбаш мәктәбе укучылары  катнашындагы “Милли рухлы гаилә учагының син асыл зат- гаилә тоткасы” дигән әдәби-музыкаль кичәне тамаша кылдылар.Концерт номерлары Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район үзәк хастаханәсе акушер-гинекологы Наилә Камалиева, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова чыгышлары белән үрелеп барды.

Бөек Ватан сугышы ветераны, 3 нче дәрәҗәдәге орден кавалеры Михаил Ананьевка 90 яшь тулды. Ул Әлмәт муниципаль районы Яңа Алан авылында туа, урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, Михаил Никита улы фронтка җибәрелә, шунда кул җәрәхәтләре ала, госпитальдә ята һәм демобилизацияләнә.


11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

 Актаныш муниципаль районынының ЗАГС залында 14 яше тулган егет-кызларга паспорт тапшыру тантанасы узды. Яңа паспорт ияләрен әти-әниләре, туганнары котлады. Район Башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А.Иманаев яшьләргә истәлек буләкләре һәм паспорт тапшырды.

    2014 елның 11 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Бабановлар гаиләсенең 15 еллык туй юбилее узды. Тантаналар сарае исеменнән гаиләгә 20 еллык туй юбилеена чакыру билеты,  истәлеккә портрет һәм почетлы акт тапшырылды.

Узган елның август аенда 14 яше тулган яшь апаслыларны район үзәгенә, хакимият бинасының зур утырышлар залына чакырып, тантаналы төстә паспорт бирелде. Шул көннән башлап, һәр айның башында Апаста бу чара үткәрелү матур бер традициягә әверелде.

2014 елның 11 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ермаковлар гаиләсенең 50 еллык гаилә юбилее узды.

 

Тантаналар сарае исеменнән гаиләгә истәлеккә портрет һәм почетлы акт тапшырылды.

Сарман районы  Әлмәт авылында яшәүче Миннеямал апа Шәриповага һәм Колмәт авылыннан Нургалимә апа Габдуллинага 90 яшь тулды.

Кеше киләчәктә үзен нәрсә көткәнен белми диләр. Сарман районында яшәүче Миннеямал апа белән Нургалимә апа да узләрен ил башлыгы котлар диеп уйлау түгел, хәтта күз алдына да китермәгәннәрдер. Кая инде ул, тормыш дәрьясының тирән суларына батмый дия-дия,  колачлап йөзгән кешегә...


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

10 ноябрь көнне район Мәдәният йортында Бөтендөнья яшләр көне уздырылды. Анда яңа туган балаларга таныклыклар тапшырылды, ана капиталына сертификатлар, яшь гражданнарга паспортлар бирелде.

10 ноябрь  көне  Югары Ослан муниципаль  районы Макыл  авыл җирлегендә Фәхриевлар гаиләсе  Нурулла  улы  Гөмәр һәм Харис кызы  Гөлгенәнең 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын  туйларын билгеләп үттеләр.

Нуреевлар Дамир Рәсим улы һәм Рузилә Рубис кызының гаиләсендә 31.10.2014 елның күптән көткән малайлары туды. Яңа туган сабыйга әти-әнисе Ислам исемен сайлаган. Бу исемне сабыйга юкка гына сайламаганнар, чөнки кавышу көннәре нәкъ менә Кол-Шәриф мәчетендә башланып китә. Сабый 10 ноябрь иртәсендә Яңа-Савин районы ЗАГС булегендә 7000 бала булып төркәлде. Ислам мөселман исеме, аның төрҗемәсе “сәламат”, “тугрыклы” дигәнне аңлата.
ЗАГС хөзмәткәрләре Нуреевлар гайләсен котлап, аларга изге теләкләр теләп, көтеп калуларын җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International