2015 елның 26 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсендә яңа 2015 елда туган 500 нче сабый теркәлде. Бу, Вилдана исемле кыз бала, Гыйбадуллинар гаиләсендә туды.
Әтнә муниципаль районы Түбән Шашы авылында яшәүче Галиева Әминә Гыйльман кызына 24 гыйнвар көнне 95 яшь тулды. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының социаль эшләр буенча җитәкчесенең урынбасары, Күңгәр авыл җирлеге вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Галиева Әминәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ул 25 гыйнвар - Татьяналар көне. Әлеге дата “Казан” Гаилә үзәгендә дә билгеләп узылды. Татьяна исемле кәләшләр 24 гыйнварда үзләренә тиң ярлар белән никахларын рәсмиләштерделәр. Аларны котлап аларның яшь гаиләләренә бәхет һәм тигез тормыш юлланды.
Студентлар көне уңаеннан, 2015 елның 24 январендә, Никахлашу сараеның иркен залында студентлар бал-маскарады уздырылды. Монда Бөгелмә шәһәренең югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларыннан 50-дән артык иң актив студент катнашты.
Фигал Исмагил кызы 40 ел стажлы укытучы, сугыш ветераны хатыны, донор Барлык гомерен балаларга багышлаган. Юбилярны Шахмай авыл жирлеге башлыгы Хасанов Р.Р., хатын-кызлар советы рәисе Нуруллина Г.М., клуб директоры Давлетшина И.К. котладылар.
Олы мәхәббәт, тугрылык,бәхетле гаилә бәйрәме. Яхшы гаилә – саф чык тамчысы кебек, кеше өчен зур бәхет.Алар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы, җырга тиң гомер юлы үткәннәр.