Яңа Чүриле авылында яшәүче Матяниннар гаиләсе өчен 21 гыйнвар көне аеруча истәлекле. Бу датада бер гаилә булып яши башласалар, бүген Александр Павлович белән Людмила Васильевна гаиләләренең 50 елллык юбилеен бәйрәм итәләр. Юбилярлар үзләрен иң бәхетле кешеләр дип саныйлар. Моңа аларның тулы хаклары бар,чөнки бергә уздырган гомерләре-сокланырлык. Бүгенге көндә Матяниннарның иң зур куанычлары – балалары һәм оныклары.
-Җирлегебездә үрнәк, матур гаиләләр күп, ләкин сез шулар арасында аерылып торасыз, яшьләргә үрнәк булып гомер итәсез, - диде җирлек башлыгы Гыйбадуллина Г.М. юбилярларга бүләкләр тапшырып.