Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтенә тантаналы чара булды

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

     26 гыйнвар көнне Югары Ослан муниципаль  районы Макыл авыл җирлегендә Алексеевлар гаиләсе Павел улы Константин  һәм Александр кызы Любовь 55 ел бергә тигез гомер итүләрен, зөбәрҗәт туйларын һəм Югары Ослан муниципаль районы Вахит авыл җирлегендә Шəммухаметовлар гаиләсе  Шəммухаметов улы Рафик  һәм Багаветдин кызы  Сəгəдəт 60 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын  туйларын билгеләп үттеләр.

Юбилярлар бер-берсен яратып,хɵрмəт итеп ярты гасырдан артык бергə гомер итəлəр.Берəүдə аларның гомер  юлларына роза чəчəклəре сипмəгəн, алларына килгəн сынауларны,авырлыкларны җиңеп үзләренең мәхәббәтләрен саклап, тигез озын гомер кичерəлəр.  Юбилярлар бер-берсен аңлый һəм тыңлый белəлəр, һəрбер гаилəнең кызыклы, гыйбрәтле тарихы бар.

Юбилярлар бер-берсе белəн ничек танышуларын,яшьлек туйларын,балаларын үстерүлəрен  яңадан ислəренə тɵшерделəр. Балаларына дөрес тәрбия биргəнгə балалары башкаларга үрнәк.

Юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

Юбилялар исеменә  Макыл авыл җирлеге  башлыгы Рашат Нуруллин һəм Вахит авыл җирлеге башлыгы Рамиль Закиров үзлəренең җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырдылар. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International