Юбилярны котларга хакимият вәкилләре һәм Алексеевск районы ветеран оешмасы рәисе Ш.К.Мулюков килделәр. Алексеевск район башкарма комитеты рәисе урынбасары Н.П.Чурин Россия Президентының котлавын укыды, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Районның гаилә хәле актларын теркәү бүлеге яшь гаиләләр белән эшләвен дәвам итә. Гаилә ныклыгы, туганнарны берләштерүдә гаилә бәйрәмнәре зур урынны били. Беренче гаилә бәйрәме яшьләрнен никахларын зурлап расмиләштерү әнә шундыйлардан.
Эш тәртибендә ул Әлмәт муниципаль районы башлыгы Салихов Мәҗит белән очрашты, Әлмәт ГХАТ идарәсе эшчәнлегенең уңай яклары итеп балалар тууының артуы һәм аерылышучыларның кимүен билгеләп үтте. Башка районнар белән чагыштырганда Әлмәт муниципаль районы яшьләре өчен гаилә мөнәсәбәтләре әһәмиятле роль уйный, шуңадыр монда аерылышулар саны кими бара дип ассызыклады Альбина Шавалеева.
2015 елның 27 нче гыйнвар – 5 февраль аралыгында Казан (Идел буе) федераль университет җирлегендә дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү буенча федераль вәкаләтләрнең тиешле сыйфатта башкарылуын тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы ГХАТ органы хезмәткәрләрен «Гражданлык хәле актларын теркәү: закон нигезләре, хәзерге тенденцияләр һәм көнүзәк проблемалар» программасы буенча укыту оештырыла.
Баулы шәһәрендә яшәүче Хезмәт ветераны Кәбирә Шәгәли кызы Мардановага 95 яшь тулды. Күп еллар балалар тәрбияләгән, 33 ел авыл укытучысы булып эшләп лаеклы ялга киткән юбиляр хезмәт уңышлары өчен медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнгән.
27 гыйнварда Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесенең урынбасары Л.В.Усманова әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен аңлатты. Буа муниципаль район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.М. Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Шулай ук тантанада ООО “Камкомбанк”ның вәкилләре дә катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
1925 елның 20 гыйнварында Мамадыш районы Түбән Кыерлы авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышның ачысын-төчесен татып, барлык авыр тармакларда хезмәт куйган тыл ветераны Сөләйманова Камилә Сөләйман кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.