2015 елның 27 гыйнваренда Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе Шавалеева Альбина Рафаил кызы Әлмәт шәһәрендә булып китте

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Эш тәртибендә ул Әлмәт муниципаль районы башлыгы Салихов Мәҗит белән очрашты, Әлмәт ГХАТ идарәсе эшчәнлегенең уңай яклары итеп балалар тууының артуы һәм аерылышучыларның кимүен билгеләп үтте. Башка районнар белән чагыштырганда Әлмәт муниципаль районы яшьләре өчен гаилә мөнәсәбәтләре әһәмиятле роль уйный, шуңадыр монда аерылышулар саны кими бара дип ассызыклады Альбина Шавалеева.

Шулай ук Альбина Шавалеева ГХАТ идарәсе белгечләре белән очрашты, архивның торышын карап чыкты, күпфункцияле үзәктә булды һәм Түбән Мактама шәһәр эшчеләр поселыгының гражданлык хәле актларын теркәп бару эшчәнлеге белән танышыты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International