2015 елның 27 январенда Алабуга районы Елово авылында Ачинцевлар гаиләсе 25 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Гаилә башлыгы Александр Николаевич Елово авылында туган. Мәктәп еллары Түбән Кама шәһәрендә узуга карамастан, кечкенә Александр һәр каникулда – җәен, кышын авылга омтылган. Хатыны Ольга Николаевна Костенеево авылыннан. 1993 елда алар Еловода тормыш корып яши башлыйлар. Александр Николаевич районда данлыклы умартачы. Ольга Николаевна балалар бакчасында эшли. Үзләре дә ике бала тәрбияләп үстерәләр. Мондый матур юбилей уздырган бу гаиләгә бары тик изге теләкләр телибез!