Баулы шәһәрендә яшәүче Хезмәт ветераны Кәбирә Шәгәли кызы Мардановага 95 яшь тулды. Күп еллар балалар тәрбияләгән, 33 ел авыл укытучысы булып эшләп лаеклы ялга киткән юбиляр хезмәт уңышлары өчен медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнгән.
Бу зур юбилейны Кәбирә апа 5 баласы, 11 оныгы һәм 10 оныкчыгы белән каршылады.
Баулы район Башлыгы урынбасары Миннефоат Хасиятуллин юбилярны җылы котлап Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды.