Агымдагы елның 29 нчы гыйнварында Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре Лихачевлар Валентин Григорьевич белән Валентина Степановнаны алтын туйлары белән котладылар. Лихачевларның никахлары 1965 нче елның 27 нчы гыйнварында Чистай шәһәрендә теркәлсә дә, туйларын алар 14 нче февраль көненә тәгаенли. Һәм менә инде илле ел дәвамында бер-берсен кадерләп, яратып, күз карашыннан аңлашып яши алар. Гомеренең соңгы җиде елын Валентин Григорьевич урын өстендә үткәрә. Шуңа да сөекле Валентинасы белән бергә узган һәрбер мизгел аның өчен бәяләп бетергесез кадерле. Лихачевлар ике кыз тәрбияләп үстерә. ГХАТ идарәсе белгечләренең юбилярларның өйләренә килеп, аларны котлаулары, җылы сүзләр әйтүе Валентин Григорьевич белән Валентина Степановнаның гына түгел, ә балаларының, оныкларының да күңел кылларын тирбәтә, күзләренә яшь бөртекләре бәреп чыгуга сәбәпче була.