500 нче бала

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

      2015 елның 26 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсендә яңа 2015 елда туган 500 нче сабый теркәлде. Бу, Вилдана исемле кыз бала, Гыйбадуллинар гаиләсендә туды.

     2014 елда да 500 нче бала нәкъ 22 гыйнвар көнне теркәлгән иде.

      Исем кешегә бер тапкыр бирелә, шуның өчен аны ныклап сайларга кирәк. Сайланган исем кешенең холкына, хәтта язмышына да тәэсир итә.

   Бу айда шәһәребездә Яшода, Сөмбел, Настасья, Платон, Омар, Йосыф, Тимерхан, Солтан,  Ария, Дана, Каролина, Мирослава, Жасмин, Элана, Эльзана, Мигель, Эрнест исемнәре теркәлде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International