Студентлар көне уңаеннан, 2015 елның 24 январендә, Никахлашу сараеның иркен залында студентлар бал-маскарады уздырылды. Монда Бөгелмә шәһәренең югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларыннан 50-дән артык иң актив студент катнашты.
2 сәгать дәвамында яшьләр алдан өйрәнгән бал биюләрендә бөтерелделәр. Алып баручылар, биюләр арасында күңелле конкурслар оештырып, кичәгә ямь өстәде. Парлар “Балның Патшасы һәм Патшабикәсе” исеменә лаек булыр өчен көрәште, аларга махсус сынаулар әзерләнгән иде.
Саубуллашканда, оештыручылар чарада катнашучыларга рәхмәт белдерделәр, шулай ук укуларында уңышлар һәм җиңел экзаменнар теләделәр.